Нурлатта Халыклар дуслыгы йорты яңа проект тәкъдим итә

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Халыклар дуслыгы йорты Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телләре белән танышу буенча мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Туган тел - халык горурлыгы» яңа күпмилләтле проектын тормышка ашыра.

Проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  кысаларында төзелгән. Яңа проектның беренче катнашучылары - «Чыршыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән Нурлат районында һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәнияте белән бәйле интерактив әңгәмә үткәрелгән.

Шулай ук татар, рус, әрмән, чуваш һәм таҗик халыкларының милли халык уеннарын уйнадылар. Барысы да канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International