Яшь нурлатлылар дуслык йортында кунакта булдылар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Халыклар дуслыгы йорты Нурлат мәктәп-интернатында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы оештырды.

Дуслык йорты коллективы Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган интерактив әңгәмә үткәрде.

Уен формасында узган очрашуда балалар Яңа елны көнчыгыш календаре буенча бәйрәм итү үзенчәлекләре белән таныштылар. Зур кызыксыну белән балалар барлык уеннарда һәм фикер алышуларда катнаштылар. Шулай ук алар өчен "Бабамның иске чарлагында" интерактив музеенда экскурсия уздырдылар.

Марина Корнилованың ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Туган якның матурлыгы" фотокүргәзмәсен дә  сокланып күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International