Кичә ЮХИДИнең Нурлат бүлегендә мәктәп ЮИД отрядлары җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Биредә соңгы вакытта иң актуаль темаларның берсе-балаларда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау турында сүз барды.
Педагоглар алдында районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов һәм Нурлат шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова чыгыш ясадылар.
Алар педагогларны узган ел һәм 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча районда да, республикада да юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар. Шулай ук ЮИД отрядлары җитәкчеләренә «Бала-төп пассажир» оператив – профилактик чарасын үткәрү турында мәгълүмат җиткерделәр.