Киекле авыл җирлегендә авыл халкының актив катнашында халык җыены узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Киекле авылында урнашкан  Күп функцияле үзәк бинасында район җитәкчелегенең традицион кышкы җыен кысаларында халык белән чираттагы очрашуы узды.

Киекле авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җирле хакимият белән ачык диалогы район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә алып барылды.

Җыенда авыл халкы актуаль мәсьәләләрне күтәрде. Киекле халкын су проблемасы борчый. Авылда нибары бер су башнясы эшли, бигрәк тә җәйге вакытта аның куәте һәм көче бөтен авыл халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итүгә җитми. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Галиуллин үз чыгышында, якын киләчәктә тагын бер су башнясы кую, аны торгызу эшләре башланды, дип билгеләп үтте.

Үзара салым мәсьәләсе дә күп фикерләр, нигездә, уңай фикерләр уятты, чөнки узган ел әлеге акчалар хисабына Кизләүдә генә  дә берничә урамда 1290 метр озынлыктагы юл төзекләндерелгән. Илнур Галиуллин авыл халкын җирле үзидарәнең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Нигездә, су белән тәэмин итү объектларын норматив хәлгә китерү, юлларны төзекләндерү мәсьәләләре быел да  өстенлекле булып кала бирә.

Район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International