Елаур авыл җирлегендә халык җыены «Калинушка» ансамбле чыгышы белән башланды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Елаур авыл җирлегендә халыкның район җитәкчелеге белән традицион очрашуы авыл халкының актив катнашында узды. Ә җирле «Калинушка» ансамбле авылдашларына яхшы кәеф бүләк итте.

Авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Җирлек эшчәнлегенә район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов та уңай бәя бирде.

Авыл җирлеге өчен мөһим икътисади күрсәткечләрнең берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыклар, халыкның тормыш-көнкүреше  бүгенге көндә нәкъ аларның үсешенә бәйле. Гражданнарның үзара салымы мәсьәләсенә дә җентекләп тукталдылар. Бу өлкәдә исә планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган.

2021 елда үзара салым хисабына түбәндәге эшләрне башкарырга планлаштыралар:

Петровский поселогы зиратын төзекләндерергә, Октябрина поселогында су алу өчен пирс төзергә, авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерергә.

Белешмә өчен:

Җирлек составына 6 торак пункт керә: Елаур, Сосновка, Берлек-Михайловка, Октябрина, Петровский, Кирпичное.  Авыл җирлегенең җир фонды 272 гектар тәшкил итә. Төп өлешне авыл хуҗалыгы җирләре алып тора, алар 232 гектар тәшкил итә.

2021 елның 1 гыйнварына халык саны 504 кеше тәшкил итә. Узган ел 1 бала туган. 12 кеше үлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International