Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 27 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 28 гыйнвар көнне кич  сәгать 6га  кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 16 метрга кадәр) җил, юлларда көчле бозлавык, төнлә-иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында:

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.
  6. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга.

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, узышулардан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
  7.  

Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.

Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә:

 

  1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда юл күчешләреннән, узып китүләрдән, узышулардан баш тартырга;
  2. Автомобильнең техник төзеклегенә, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
  3. Кискен туктауларны булдырмаска кирәк. Туктау кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
  4. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә;
  5. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш;
  6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм сөзәк урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 

  1. Урамнар һәм юлларны аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
  2. Җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына урам аркылы чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: начар күренү һәм юлның тайгак   булуы сәбәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
  3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән  файдаланырга;
  4. Трассада хәрәкәт итүче транспорт алдыннан каршы якка чыкмаска;
  5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә.

 

Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр нәтиҗәсендә һава температурасы җылыту нәтиҗәсендә, биналарның түбәләреннән кар, боз сөңгеләре төшү, шулай ук милеккә матди зыян китерү белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыгу ихтималы бар.

Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, кар җыелган козырекларны чистарту таләпләрен үтәүгә, бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмияткә ия объектларда аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Гражданнарны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Урамнан барганда түбәләрендә боз сөңгеләре һәм карлар эленепп торган йортлардан ераграк йөрергә, алар янында автотранспорт куярга ярамый.

Торак йортлар яныда коммуналь хезмәтләр куйган коймаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк, димәк анда боз сөңгеләре эленгән яки түбәләрне кардан чистарту бара икәнен онытмаска.

Биналарның түбәләреннән кар төшү куркынычы янаганда төп киңәшләр һәм саклык чаралары:

кар ишелеп төшәргә мөмкин булган түбәле йортларга якын килмәскә, мондый урыннарда балаларга дайөрергә рөхсәт итмәскә.

кәрнизләрендә боз катламнары барлыкка килгән корылмалар тирәсендә автомобильләрне калдырмаска.

хәвефле урын киртәләп куелган урыннарда лентаның артыннан узарга тырышмаска, ә башка юл белән куркыныч урыннарны урап узарга;

Тышта урамнан барганда колакчыннар кимәскә, түбәдән ишелеп төшкән кар тавышын ишетмәскә мөмкин.

Моны белү мөһим! Әгәр тротуар буйлап барганда югарыда шикле тавыш ишетсәгез - туктарга, баш күтәрергә һәм анда ниләр булганын карарга ярамый. Әгәр өстән кубарылып төшеп бара торган кар яки боз сөңгеләре булуы ихтимал. Бина янынан йөгерергә ярамый. Түбәнең козырегы, саклык чарасы буларак, мөмкин кадәр тизрәк стенага сыенырга кирәк.

Игътибарлы булыгыз! Түбәдән төшкәч, кар һәм боз түбәнең уртасыннан да төшәргә мөмкин, шуңа күрә тротуарда элек шуып төшкән кар эзләре яки бозлы калкулыклар күренсә, боз сөңгеләреннән тамган су җыелып торса, бу урынның куркыныч булуын күрсәтә.

Җил көчәйгәндә:

  1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
  2. Әгәр көчле җил чыканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә каплау материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
  3. Урамда реклама конструкцияләре, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
  4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
  5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе янында калу, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү дә бик куркыныч.
  6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән каерылган вак декор өлешләре куркыныч тудыра ала. Төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә мондый куркыныч бигрәк тә арта.
  7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга.
  8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International