Нурлатта яшәүче Капиталина Степановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Капиталина Кубасова тимер юлда 30 ел ук күчерүче  булып эшли.

Кичә, 25 гыйнварда, Кубасова Капиталина Степановнага 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева килделәр. Алар Капиталина Степановнага РФ Президенты исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк, шулай ук район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән чәчәкләр тапшырдылар.

Капитолина Степановнның эш тәҗрибәсе 43 ел тәшкил итә. Башта ул Некрасовка поселогында төрле эшләрдә хезмәт куя, ә 1951 елдан НГЧга килеп, анда 10 елга якын эшли.

Капиталина Степановна - Хезмәт ветераны,  хезмәт эшчәнлегендә 30 елын ул тимер юлда ук күчерүче вазыйфасында тимер юл кичүенең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышлаган.

Хәзерге вакытта  якыннары янәшәсендә, аларның кайгыртуын тоеп яши. Капиталина Степановнаның 6 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International