2021 елның 26 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булган балалар саны арту сәбәпле, «Бала-төп пассажир» оператив – профилактик чарасы уздырылачак.
Чара барышында автомобиль хуҗаларына 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чарасында йөртү кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре искә төшерә: Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, балаларны алгы утыргычта йөртү 12 яшькә кадәр, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта аның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен эләктереп торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. Шулай ук автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга өндиләр.