Җыенда авыл халкы көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты.
Нурлат районында гражданнар җыеннары дәвам итә. Биккол авыл җирлегендә район җитәкчелеге һәм районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча җаваплы хезмәт вәкилләре белән чираттагы очрашу узды. Биредә 2020 елга йомгак ясалды һәм киләсе чорга бурычлар куелды.
Узган ел нәтиҗәләренә йомгак белән авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина чыгыш ясады. Бүгенге көндә Биккол авылында 335 кеше яши. 257 баш мөгезле эре терлек асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар халык өчен яхшы ярдәм булып тора.
2020 елда авыл халкы 9 млн 900 мең сумлык сөт, 7 млн 590 мең сумлык ит саткан. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләттән субсидияләр ярдәм итә. Узган ел ЛПХ программасы буенча 992 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бикколда 43 баш эре мөгезле терлек исәпләнгән крестьян-фермер хуҗалыгы да үз эшчәнлеген алып бара.
Узган ел авыл халкы үзара салым программасында актив катнашканнар. Үзара салым акчасына су башнясы территориясен тиешле хәлгә китергәннәр, шулай ук урам юлларын төзекләндергәннәр.
Җыенда район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов та катнашты.