Нурлат автомобиль юллары идарәсендә 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективының еллык җыелышы булып узды.
Анда Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашты. Ул районның узган елдагы төп социаль-икътисади күрсәткечләрен яңгыратты, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Хезмәт коллективы җыелышы эшендә шулай ук директорның беренче урынбасары - «Татнефтедор» ҖЧҖ баш инженеры Артем Трофименко, профсоюз оешмасы рәисе Владимир Маркелов, хезмәт ресурслары белән тәэмин итү һәм хезмәтне мотивацияләү бүлеге башлыгы Анна Музалевская катнашты.
Предприятиенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре белән НУАД башлыгы Рафис Сафиуллин таныштырды. Шунда ук хезмәтне саклау буенча белгеч Г.Габсаликова чыгыш ясады, хезмәт ресурслары белән тәэмин итү һәм хезмәтне мотивацияләү бүлеге башлыгы А. Музалевская «Татнефтедор» ҖЧҖдә 2020 елда күмәк килешү чараларының үтәлешен тикшерү акты һәм 2021 елгы күмәк шартнамәгә төзәтмәләр кертү белән таныштырды.