Кычытканлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Кычытканлыдан Әсхәт Миннапов үзенең юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды. Алмаз Сәлимович тыл хезмәтчәненең күңел көрлегенә һәм тормыш сөючәнлегенә соклануын белдерде.

Әсхәт Миннапов шулай ук җирле ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Разия Садретдинова һәм Кычытканлы авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабировтан котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Әсхәт Миннап улы үзенең хезмәт эшчәнлеген мәктәп эскәмиясеннән башлаган, балачак һәм яшьлек еллары катлаулы сугыш елларына туры килгән. Сугыштан соң аны Кемерово өлкәсенә шахтада эшләргә җибәрәләр, 1950 елдан Кыргызстанда яши һәм эшли. 1955 елда туган ягына кайта, гаилә кора.

«Алтын куллы оста ул» – диләр авылдашлары. Бүген Кычытканлыда тирә-юньгә танылган балта остасы Әсхәт Миннапов кулы кагылмаган бер генә йорт яки учреждение дә юктыр, мөгаен. Ул авыл клубы, мәктәп, идарә бинасы, ферма һ. б. биналарны төзүдә катнашкан.

Хатыны Наилә Нургали кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Әсхәт Миннап улы берничә ел элек тормыш юлдашын һәм бер улын югалткан. Күпсанлы якыннары һәм туганнары аңа зур югалтуны кичергәндә терәк булган. Бүген, юбилей көнендә, туганнары иң кадерле кешеләренә озын гомер һәм рәхмәт сүзләрен җиткерергә җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International