Бүген Нурлат аграр техникумы студентлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйрәм көне алдыннан «Нурлат-информ» хәбәрчесе аграр техникумның студентлар советы активистлары белән очрашты.

Вакытларының күпчелек өлешен уку күп вакыт алып торса да, егетләр-кызлар техникумның иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында катнашырга өлгерәләр. Бу турыда төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге конкурсларда һәм ярышларда күп санлы казанышлары һәм җиңүләре раслый.

Мәсәлән, 4 нче курс студенты Адель Абдрахманов биредщ укый башлавының беренче көннәреннән үк техникумда үткәрелә торган төрле чараларда актив катнаша, хәер, үзе әйткәнчә, мәктәптә мондый оештыру сәләте күзәтелмәгән булган. Хәзер исә  ике елга якын инде  Совет рәисе булып тора.

"Безнең берләшмә – бу  барыннан да элек, актив һәм иҗади яшьләрне җыйган коллектив. Ул безгә үз потенциалыбызны тормышка ашырырга, аралашучанлыкны үстерергә мөмкинлек бирә, мобиль, мөстәкыйль булырга өйрәтә», – дип сөйләде Адель Абдрахманов.

Бүгенге көндә студентлар советы-техникумның 50ләп  укучысын берләштергән фикердәшләр командасы. Тәҗрибәле педагог-оештыручы Мария Морзаханова җитәкчелегендә балалар төрле акцияләр, чаралар, концертлар һәм спорт ярышлары үткәрәләр. Менә берничә ел инде техникум студентлары район данын гына түгел, WorldSkills Russia чемпионатларында республикабыз  данын да яклыйлар.

Волонтерлар хәрәкәтенә дә зур игътибар бирелә. Волонтер студентлар районның күп санлы иҗтимагый оешмалары белән берлектә эшлиләр, ветераннарга, өлкән буынга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итеп торалар. 2018 елда оешкан «ДоброVOLьцы» отряды «VOL Skills» иреклеләр бәйгесендә 67 һөнәри белем бирү учреждениесе арасында 4 нче урынны алды.

Студентлар үзләрен журналист буларак та сыный: берничә ел техникумда үз газеталары чыгып килгән. Хәзер исә студентлар тормышының барлык яңалыклары турында белем учреждениесенең социаль челтәрләрендә укып барырга мөмкин. Бу юнәлештә дә яшьләр лаеклы нәтиҗәләргә ирешкәннәр: техникумның матбугат үзәге соңгы ике елда республиканың һөнәри уку йортлары арасында иң яхшы коллективлар унлыгына кергән, ә студентлар советы 2019 елда «Ел казанышы» республика премиясенең махсус бүләгенә ия булган.

Студентлар көненә яшьләр  ныклап әзерләнә. Берәүләр видео-челлендж өчен биюләр  әзерли, икенчеләре җырлар өйрәнә, ә өченчеләре исә курсташларын тәмле камыр ризыклары белән сыйлаячак.

Студентлар "Укырга теләк булу һәм актив тормыш позициясе - безнең студентлар советының төп уңышы шунда", - дигән девиз белән яшиләр, димәк, яңа казанышларны да озак көтәргә туры килмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International