Иртәгә, 26 гыйнварда, Нурлатта «Тоннель» профилактик чарасы узачак.
Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау максатында уза, аерым алганда, пассажир балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә игътибар биреләчәк.
Район автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бигрәк тә автомобильдә кечкенә пассажирлар булганда тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искә төшерә.