Нурлатта тиздән мохтаҗларга ризык тарату пункты ачылачак

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Хәзерге вакытта оештыру эшләре бара.

Бу игелекле гамәл район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов инициативасы белән тормышка ашырылырга тора.

«Узган ел Рамазан аенда, санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында, ифтар ашларын, гадәттәгечә, өйләрдә һәм мәчетләрдә үткәрмәдек, ә үзәкләштерелгән тәртиптә мөхтәсибәттән азык – төлек җыелмалары таратуны оештырдык", - дип сөйләде Наил хәзрәт.

Аның сүзләренә караганда, әлеге игелекле акция барышында районыбызда авыр тормыш шартларына юлыккан кешеләрнең, ялгыз, социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең булуы ачыкланды. Шулай итеп, зур шәһәрләр мисалында бездә дә  район җитәкчелеге һәм республика мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән ризык өләшү пункты оештырып җибәрергә карар иттек.

«Хәзерге вакытта оештыру эшләре белән мәшгульбез. Нәзарәт  каррмагындагы «Зәкят» хәйрия фондында булып, аның эш тәҗрибәсе белән танышып кайттык. Әлбәттә, инициативаны гамәлгә ашырганда, район халкының һәм иганәчеләрнең финанс ярдәменә таянабыз”.

Ризык өләшү пункты Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә урнашачак. Моның өчен биредә мөмкинлекләр  – пунктны урнаштыру өчен бүлмә, кайнар ризык пешерү өчен кухня бар. Хәзерге вакытта пункт урнашачак  бүлмәдә ремонт эшләре бара, ул февраль аенда тәмамланыр дип көтелә.

Наил хәзрәт билгеләп үткәнчә, мохтаҗлык кичергән һәркем биредә түләүсез рәвештә монда көненә бер мәртәбә  бушлай кайнар ризык ала алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу игелекле гамәл тулысынча иганә, хәйрия акчалары хисабына гамәлгә ашырылачак.

Финанс ярдәме күрсәтү һәм башка сораулар буенча тулырак мәгълүмат алу өчен 8-919-680-97-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International