Бүген район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Нурлат шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективына яңа җитәкче - Фәния Хәсәнованы тәкъдим итте.
Ул 2009 елдан 2016 елга кадәр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы эксперты булып эшләгән, ә 2018 елдан алып 6 нчы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбен җитәкләгән.
«Фәния Минсәгыйрь кызы - үзен җаваплы һәм белемле җитәкче буларак танытты», - дип, яшь җитәкчегә алга таба уңышлар теләп, билгеләп үтте Линар Нурисламович.