Кизләү авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кизләү авылы китапханәсендә “Мирас” клубы әгъзалары катнашында “Якташ язучылар иҗатында безнең туган як” дии исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Кичәгә республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины, «Бәллүр каләм» иясе, 12 китап авторы, язучы Илдус Диндаров  һәм Кизләүдә яшәп  иҗат итүче җирле шагыйрә Суфия Ганиева чакырылган иде. Алар үзләренең өр-яңа шигырьләрен укыдылар.

Кизләү мәктәбе укучылары – апалы-сеңелле Эльвина һәм Аделина Әхмәтовалар, Регина Әхмәтова һәм Гөлназ Галиева Илдус Диндаровның яңа шигырьләрен сөйләделәр. Чара кунаклары - Казан шәһәренең 32 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Илфир Бикмиев һәм Чулпан Билданова Илдус Диндаров сүзләренә язылган җырларны, шулай ук татар халык көйләрен башкардылар.

Кичәдә укучылар игътибарына күптән түгел басылган шигъри җыентык һәм Илдус Диндаровның повестьлары һәм хикәяләре кергән «Торна күзе»  китабы тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International