РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты инициативасы белән оештырылган «Зур тарих» проекты кысаларында «Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест» халыкара акциясенә нурлат гимназистлары да кушылды.
Тест нәтиҗәләре буенча, гимназистлар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу көнне гадәти булмаган тарих дәресендә бишле билгесенә ия булучылар да бар иде.