Нурлатта Билгесез солдат көнендә митинг узды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Билгесез солдат көнендә нурлатлылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

Тантаналы чараны Нурлат шәһәре Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин җитәкләделәр. Фронтта һәлак булганнарны һәм каберләренә туганнары, балалары бара алмаган алмаган кешеләрне искә алуда шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре дә  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International