Кояшлы урамындагы 27 фатирлы торак йортка күчүчеләр өчен яңа ел икеләтә бәйрәм булачак.
Бүген социаль ипотека программасында катнашучы 14 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин һәм башка мәртәбәле кунаклар да әлеге йортка күчүчеләргә теләкләрен җиткерделәр.