Нурлат бердәмросслары партия конкурсларында призлы урыннар яуладылар һәм финалга чыктылар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең туган көнендә аларга бүләкләрне Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Бүген, 1 декабрьдә, «Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантаналы чарада партия конкурсларына йомгак ясалды.

Республика буенча җиңүчеләр арасында "Московский "микрорайоны" башлангыч бүлекчәсе дә бар, ул шәһәр башлангыч бүлекләре арасында «Иң яхшы беренчел бүлек» конкурсында икенче урынны яулады. Ә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе «Мобилизация» партия проекты финалисты булды. "Московский" микрорайоны" башлангыч бүлекчәсе секретаре Татьяна Абакшинаны һәм җирле бүлекчә башкарма комитеты вәкилен Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International