2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Нурлат муниципаль районы Советында һәм Башкарма комитетында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Нурлат шәһәре, Совет урамы, 98 һәм 117 йорт.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты компетенциясенә җирле үзидарә турындагы законнарда каралган мәсьәләләрне хәл итү керә.
Кабул итүгә алдан язылу 8 (84345) 2-00-06, 2-06-01 телефоннары буенча башкарыла.
(Алдан язылу мәҗбүри түгел).