Нурлатта дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре утырышы узды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү советы чираттагы утырышын үткәрде.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин  рәислегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшүне шәһәр прокуроры Сәяр Зыятдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Гаврилов һәм башкалар дәвам иттеләр.

Утырышта сүз районда этникара мөнәсәбәтләр, миграция хәленә кагылды. Чыгышлардан күренгәнчә, районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы тотрыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International