«Сәламәт тәндә-сәламәт рух». «Нурлат-информ»да яңа эш атнасы шундый девиз астында башланды. Җитәкче, журналистлар, операторлар, версткалаучылар һәм монтажчылар, шулай ук тәрҗемәчеләр бөтен коллектив белән «Тулпар» спорт сараена юл тоттылар.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Нурлат-информ» директоры Резеда Гиняеваның сәламләү сүзләреннән соң һәркем биремнәрне үтәргә кереште.