Нурлат районында һәр көнне аучылык хуҗалыкларына рейдлар үткәрелә

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

Агымдагы елның 11 ае эчендә законсыз ау өчен 20дән артык административ эш, шулай ук махсус саклана торган табигать территориясендә тыелган юл белән балык тоткан өчен бер җинаять эше кузгатылган.

- Көн саен полиция  һәм аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре составында төркемнәр аучылык хуҗалыкларына һәм тыюлыкларга рейдларга чыгалар, - диде Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат районы бүлеге башлыгы Ренат Мостафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International