"Башаккай" катнаш төрдәге балалар бакчасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркем эшли.
Балалар бакчасында мондый балалар өчен бөтен мөмкинлекләр булуы урамнан кергәндә үк аңлашыла, биредә пандуслар белән аерым керү урыны, бала кулы җитәрлек урында чакыру кнопкасы урнаштырылган.
-Мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү өчен без 2018 елда лицензия алдык, мәгариф бүлеге ярдәме белән без махсус җиһазлар урнаштырдык, – ди бакчасы мөдире Ләйсән Төхвәтуллина.