Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, быел «Абилимпикс» инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионат дистанцион форматта уза.
Нурлатлылар Алмаз Хәлимов, Сергей Данилов һәм Михаил Кульметьев чемпионатның төбәк этабында җиңүчеләр.
Нурлат аграр техникумы базасындагы мәйданчык техник яктан җиһазландырылган-Мәскәүнең жюри әгъзалары өч сәгать эчендә камералар аша катнашучылар эшен күзәтәчәкләр.