Шәһәрнең 2нче мәктәбендә "Патриотик тәрбия: Россиянең киләчәге буларак рухи һәм әхлакый традицияләрне саклау» дигән документаль фильм презентациясе узды.
2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары сишәмбе көнне дәресләрдән соң өйләренә ашыкмадылар, чөнки актларны залында ДОСААФның Нурлат җирле оешмасы вәкилләре белән кызыклы очрашу көтә иде.
Чара җирле оешма рәисе Радик Гыйниятуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул укучыларны Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган «Обелиск» альманахы һәм ДОСААФ оешу тарихы белән таныштырды.