Яшь нурлатлылар балалар-яшүсмерләр фестивале лауреаты булдылар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Нурлат гимназиясендә «НеСтоЛица» театр коллективларының I Республика балалар-яшүсмерләр фестиваль-конкурсының сайлап алу туры узды.

 Эльмира Гайнуллина җитәкчелегендәге «Яшь йолдызлар» кече театр төркеме «Драма театры» номинациясендә I дәрәҗә дипломга һәм «Иә яхшы ансамбль эше өчен» дипломына лаек булды. Алар Габдулла Алиш әкияте буенча  «Куян кызы» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Рузалия Мостафина җитәкчелегендәге «ИлҺам чишмәсе» коллективының өлкән составы III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Коллектив Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»спектакленнән өзек тәкъдим итте.

Мәктәп театр коллективының урта төркеме жюрига Шәриф Хөсәеновның «Әни килде»спектакленнән өзек тәкъдим итте. Ул шулай ук III дәрәҗә лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International