Илюткино авылында яшәүче Валерий Богданов балачактан балта остасы эше белән мәшгуль

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Валерий һәм Людмила Богдановларның өйләренә килеп җитү белән хуҗаның "Алтын куллы" булуына  инандык.

Бизәкле капка, эштән соң ял итү өчен куелган эскәмия, болар барысы да Валерий Николаевичның хезмәт нәтиҗәсе. Йорт каршында иркен балалар мәйданчыгы урын алган.

"Яшь чакта кызлар өчен шундый уен зонасын ясыйсы килә иде, тик булдыра алмадым, һәрчак эштә булдым. Ниһаять, оныклар үсеп килгәч, хыял тормышка ашты", - диде Валерий Богданов.

Башта,  ул карусель, аннан соң таганнар, мәйданчыкны коймалаган, кул астындагы материаллардан дөя, аккошлар ясаган. 

Ә мәйданчык беркайчан да буш тормый.  Ул авыл балаларының яраткан ял итү урынына әверелгән. Әти-әниләре дә тыныч, чөнки балалар еш кына авыл аша үтә торган Аксумлинка елгасы буенда уйныйлар, ә монда алар һәрвакыт күз алдында.

Гаилә башлыгы ясаган төрле эшләнмәләрне без Богдановлар ишегалдында күреп алдык. Быел, мәсәлән, кызлары үтенече буенча, ул ишегалдында калын бүрәнәләрдән өстәл һәм урындыклар ясап куйган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International