РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12 нче районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Ләйсән Мөлекова, вакытлы керемгә бердәм салым 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла дип сөйләде.
Шуңа бәйле рәвештә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр гадиләштерелгән, ә шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына яки һөнәри керемгә – "үзмәшгульләргә "салым түләүгә күчә алалар.