Яңа Тумбаның төп үзенчәлеге-авыл юллары дип атарга мөмкин.
Биредә 18 урамга барлыгы 82 торак йорт туры килә, аларда 162 кеше яши. Шуңа күрә җирле юлларның торышы актуальлеген югалтмый.
Узган ел халык тарафыннан җыелган үзара салым акчалары нәкъ менә аларны ремонтлауга һәм карап тотуга тотылган.