Бүген ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесе, календарьда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне буларак билгеләп үтелә.
Нурлат үзәк китапханәсенең хезмәткәрләре шәһәр урамнарында символик акция оештырдылар .
Алар нурлатлыларга мәгълүмати буклетлар һәм плакатлар тараттылар. Тәүлеккә зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм аның сәламәтлеккә ничек зыян салуы турында уйланырга тәкъдим иттеләр.