Нурлатта җәмәгать транспорты эшен оештыру мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узды

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Шәһәр Мәдәният сараенда шәһәр халкы, район һәм Нурлат АТП җитәкчелеге катнашында ачык диалог формасында җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Нурлатлылар  хәрәкәт графигын, маршрутларны үзгәртү, электрон юл йөрү билетларын кертү буенча да теләкләрен җиткерделәр. Автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерүчеләр дә бар иде.

Чара барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International