Алар шәһәр Мәдәният сараенда узган очрашуда авыл территорияләрен үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләделәр.
Очрашуда сүз берничә юнәлеш буенча барды. Анда катнашучылар авылда эшкә урнашу, яшь белгечләргә ярдәм итү, торак программалары, гаиләләргә, фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәме чаралары турында күп яңалыклар белделәр.
Очрашу ахырында нурлатлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.