Бүген, 17 ноябрьдә, Нурлаттан 8 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына озатылды.
Татарстанның Җыелма пунктында армиягә китүчеләрне аерым биналарга урнаштырачаклар. Контакткалар булдырмау максатыннан, ашханәгә бару, медкомиссия узу катгый график буенча башкарылачак.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән хәрби хезмәткә чакырылучыларга аның урынбасары Линар Маняпов һәм хәрби комиссар Заһир Абдуллин мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләрне батырлык мәктәбен намус белән үтәп, хәрби антка тугры булырга чакырдылар.
Хәрби комиссар билгеләп үткәнчә, нурлатлылар Россиянең теләсә кайсы төр гаскәрләренең хәрби частьләренә эләгә ала.