Адвокат, нотариус, суд приставлары, Пенсия фонды һәм БТИ белгечләре нурлатлыларга Skype һәм WhatsApp буенча консультация бирәчәкләр.
20 ноябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә адвокат, нотариус, суд приставлары, шулай ук Пенсия фонды һәм БТИ белгечләре катнашында Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.
Чара дистанцион форматта узачак. Кабул итүгү 2-28-24 телефоны буенча язылырга мөмкин.