Федераль проект кысаларында очрашу 17 ноябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда узачак.
Проект халыкны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә, вакансияләр һәм авыл территорияләрендә яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.
Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.