Социаль объектларны мәгълүматлар тапшыру челтәренә тоташтыру «Мәгълүмати инфраструктура»федераль проекты кысаларында алып барыла. Ул безнең районның 20дән артык торак пунктын колачлады инде.
Нурлат РУЭСы җитәкчесе Алексей Борисов сүзләренә караганда, план буенча шундый 66 объектка Интернет челтәрен кертү каралган.