Нурлатта шәһәрдә җәмәгать транспорты эшен оештыру мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узачак

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 17 ноябрендә 18 сәгатьтә шәһәр мәдәният сараеның зур залында Нурлат шәһәрендә җәмәгать транспорты эшен оештыру мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар узачак.

Нурлатлылар  шәһәрдә җәмәгать транспорты эшен оештыру буенча тәкъдимнәр һәм үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерә алачаклар.

Ачык тыңлауларны Нурлат шәһәре башкарма комитеты  үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International