Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән бәхилләштеләр.Матәм мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Ул Идел буе федераль округында яшәгән соңгы Советлар Союзы Герое иде. Легендар сугыш ветераны кичә 94 яшендә вафат булды. Аның гомере чын мәгьнәсендә каһарманлык, Ватанга тугрылык үрнәге иде.
Хушлашу чарасында Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Закир Абдуллин да катнашты.