Бүген нурлатлылар, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов рәислегендә илкүләм проектлар турында мәгълүматлаштыруда һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм мәсьәләләре буенча "Бердәм Россия" БСПнең ТТБ Төбәк Сәяси Советы Президиумы комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге комиссияләрнең видеоконференция режимында уртак утырышында катнаштылар.
Республика киңәшмәсендә катнашучылар көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе - "Милли проектлар: "Татарстан-2020" республика фотоконкурсын гамәлгә ашыру турында Линар Маняпов чыгышын тыңладылар. Ул Нурлат районында конкурсның беренче муниципаль этабы кысаларында фотокүргәзмәләр оештыру турында сөйләде.