Нурлатта хоккей буенча ир-атлар командалары арасында район һәм шәһәр чемпионаты старт алды

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Кичә «Ледок» спорт мәктәбе базасында «Пегас» һәм «Ледяные акулы» командалары арасында беренче очрашу узды. Уен «Пегас»файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Чемпионат сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 2 әйләнеш буенча узачак. Киләсе уен 12 ноябрьгә «Айсберг» һәм «Ледокол» командалары арасында планлаштырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Нурлат районында ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча чемпионат беренче тапкыр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International