«Төньяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе шәһәр халкының, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирә.
«2019 елда Татарстан Республикасында иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсы гранты акчасына 9нчы мәктәптә төрле яшь төркемнәре өчен спорт мәйданчыгы җиһазландырылды.