Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлый

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сез аеруча җаваплылык таләп итә торган иң кыю һөнәрләрнең берсен сайладыгыз. Нурлатлыларның иминлеге,  тынычлыгы  сезнең хезмәткә бәйле. Сез үз бурычыгызны лаеклы үтисез. Без алга таба да үз эшегезне җаваплы башкарырсыз дип уйлыйм.

Яшьләр өчен лаеклы үрнәк булган, җар гомерләрен авыр хезмәткә багышлаган эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәм көнендә  Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге җитәкчелегенә һәм шәхси составына нык сәламәтлек, иминлек һәм хезмәтләрендә уңышлар телим! 

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International