Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе 10 ноябрьгә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү юллады.

2020 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда бозлавык  көтелә.

Синоптиклар болытлы һава торышы, шулай ук кар һәм төнлә урыны белән юеш кар булуы хакында хәбәр итә.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м / с, урыны белән көчәйгәндә 14 м / с кадәр. Минималь һава температура  төнлә 0..-3˚, көндез  0..+2˚. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International