Якушкино авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан веломарафон узды.
Авыл халкы акциягә бик теләп кушылдылар, велосипедларын флаглар белән бизәделәр, марафон дәвамында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Якушкино-Абрыскино-Салдакай маршруты буенча 28 катнашучы 6 километрдан артык юл үтте.