Бу минутларда "Тулпар" спорт сараенда Көньяк казыят мөселман командалары арасында мини-футбол буенча турнир уза.
Күчмә кубок Нурлатның "Ихлас" командасында, чөнки алар ике ел элек мини-футбол буенча республика ярышларында җиңү яулаган иделәр. Бүген исә кубок һәм җиңүче исеме өчен нурлатлылардан тыш, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Әлки районнары командалары көрәшә.