Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

2020 елның 6 ноябре, җомга

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезне республикабызның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

28 ел элек республика парламенты, халык ихтыярына таянып, Татарстан Конституциясен кабул итте. Республиканың Төп Законы гражданнарның хокуклары һәм ирекләре, җәмгыятьтәге социаль-сәяси тотрыклылык, хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең җайга салынган һәм нәтиҗәле эшләвенең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да.

Ел саен республика территориясендә, шул исәптән Нурлат районында да, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, социаль әһәмияткә ия объектларны төзүгә һәм ремонтлауга, авылларны һәм шәһәрләрне төзекләндерүгә, мәгариф һәм сәламәтлек саклауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.

Милләтара һәм конфессияара татулыкка нигезләнгән республика һәр кеше турында кайгыртучанлык алып бара. Болар барысы да туган республикабыз һәм безнең район өчен горурлык хисен ныгыта. 

Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тотрыклылык һәм тынычлык телим! Бәйрәм белән!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International