Халыклар бердәмлеге көне алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә 5 нурлатлыга Россия гражданины паспорты тапшырылды.
Яшь нурлатлыларга паспортларны шәһәр Советы депутаты, Нурлат районы яшьләр парламенты җитәкчесе Максим Сычев тапшырды. Ул яшьләргә үз илләренең лаеклы гражданнары булып, барлык эшләрдә актив булуларын теләде.
Шәһәр мәктәпләре укучылары Линда Вайнер, Данил Любимов, Гадел Мортазин, Камилә Камалова һәм Зәринә Мостафина паспортка ия булдылар.