. Авыл хезмәтчәннәрен Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һ.б.лар котладылар. “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгы бухгалтеры Тәнзилә Насыйбуллина белән “Башак” ОООсы баш бухгалтеры Анатолий Пантерин РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының, “Южная” агрофирмасы ОООсы сыер савучысы Гөлүсә Хөснетдинова, “ИРС” ОООсы механизаторы Николай Иванов, “Нурлат сөте” ОООсы механизаторы Илгиз Гыймадиев, “Сөләйманов Ә.И” КФХсы башлыгы урынбасары Әхтәм Шәрәфетдинов, “Агро-Развитие” ОООсы сыер савучысы Светлана Андриянова ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бер төркем алдынгыларга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Җыр-биюләр, эчкерсез теләкләр белән үрелеп барган бәйрәм авыл кешесенең хезмәтенә дан җырлаучы һәм олылаучы зур чара булып үтте.